news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Россия Баш дәүләт экспертизасы җитәкчесе белән очрашты

Игорь Манылов Казанда РФ Баш дәүләт экспертизасының объектларны проектлау өчен төп партнерлар белән хезмәттәшлеге темасына киңәшмә үткәрәчәк.

Рөстәм Миңнеханов Россия Баш дәүләт экспертизасы җитәкчесе белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Баш дәүләт экспертизасы җитәкчесе Игорь Манылов белән очрашты. Очрашуда зур инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, шулай ук товар һәм хезмәтләргә бәя билгеләү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яклар илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә үзара хезмәттәшлек, республиканың нефть һәм газ химиясе предприятиеләре проектларын гамәлгә ашыру, электрон дәүләт хезмәтләре системасын үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Очрашу вакытында шулай ук төзелеш тармагында бәя билгеләүне камилләштерү, төзелеш материалларының агымдагы бәясе һәм төзүчеләрнең хезмәт хакы нигезендә индексларны актуальләштерү эшенең алга китүе билгеләп үтелде. «Республика башкарма хакимияте органнары тарафыннан хезмәткә түләүнең уртача айлык күләме исәпләнде. Ел ахырына кадәр бу эш төгәлләнер дип көтелә», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

  • РФ Баш дәүләт экспертизасы җитәкчесе бүген Татарстанга рәсми сәфәр белән килде. Казанда Игорь Манылов «Россия Баш дәүләт экспертизасы» федераль автоном учреждениесенең объектларны проектлау өчен төп партнерлар белән хезмәттәшлеге темасына киңәшмә үткәрәчәк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100