Рөстәм Миңнеханов Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе җитәкчесе белән очрашты
Яклар алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе башлыгы Игорь Манылов белән очрашты.
Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, "Баш дәүләт экспертизасы идарәсе" федераль автоном учреждениесенең Казан филиалы башлыгы Алексей Мочалов һәм башкалар катнашты.
Яклар алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов заманча шартларда багланышлар әһәмиятен, ягъни дәүләт экспертизасын узу һәм теркәүне электрон формага күчерү әһәмиятен ассызыклады.
ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.