news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россия авыл хуҗалыгы министры һәм Генераль штаб башлыгы белән очрашачак

Казанда РФ авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм РФ Кораллы көчләре Генераль штабы башлыгы Валерий Герасимов катнашында чаралар узачак.

Рөстәм Миңнеханов Россия авыл хуҗалыгы министры һәм Генераль штаб башлыгы белән очрашачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белән очрашырга һәм РФ Кораллы көчләре Генераль штабы башлыгы Валерий Герасимов белән Казанда Герой-танкистка һәйкәл ачарга ниятли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның РФ авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белән очрашуы планлаштырыла», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

РФ авыл хуҗалыгы министры «Агросәнәгать комплексы продукциясе җитештерү һәм экспортка чыгаруның планлаштырылган күләмнәре турында»гы киңәшмәдә катнашу өчен килә. Чара Казан ратушасында уза. Анда шулай ук РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий, Идел буе федераль округы субъектлары башлыклары катнашыр дип көтелә.

Бүген Казан югары танк команда училищесы үзенең 100 еллыгын билгеләп үтә. Тантаналарда катнашу өчен РФ Кораллы көчләре Генераль штабы башлыгы, армия генералы Валерий Герасимов килде. Ул училище җитәкчелегенә Жуков орденын тапшырыр дип көтелә. 

ТР Президентының матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, көн дәвамында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан судьяларының XIII хисап конференциясендә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган тематик чараларда катнашачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot