news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: “Росреестрның берләштерелгән идарәсе яңа мәсьәләләрне хәл итәргә әзер”

Татарстан Премьер-министры яңа оештырылган ведомствоның беренче йомгаклау коллегиясендә катнашты

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең яңа оештырылган Татарстан Республикасы буенча идарәсенең эшен уңай бәяләде. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте җитәкчесе берләштерелгән ведомствоның йомгаклау коллегиясендә белдерде.
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе бу елның 20 ноябрендә Күчемсез милек объектлары кадастры федераль агентлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе белән Теркәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсен берләштерү юлы белән оештырылды.
Яңа идарәнең функцияләре күптөрле: күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәве һәм килешү төзү, күчемсез милекнең дәүләт кадастрына кертү, кадастр эшчәнлеге, җирләрне дәүләт кадастры бәяләве, җирләрнең дәүләт мониторингы, шулай ук җир дәүләт контроле өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү һ.б.
Бүген коллегиядә аерым ведомстволарның 2009 елда башкарган эшенә нәтиҗә ясалды һәм 2010 елга яңа структура алдына бурычлар куелды.
2009 елда структураның эш нәтиҗәләрен Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бәяләде. Ул республика җитәкчелеге күптән Росрегистрация һәм Роснедвижимостьны берләштерүгә теләктәшлек итеп чыгыш ясаган иде, дип белдерде. “Ике структураны берләштерү вакытында җитди проблемалар килеп чыкмавы шатлыклы. Киләчәктә берләштерү нәтиҗәле һәм сыйфатлы эш күрсәтер, дип ышанам”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.
“Яңа хезмәтне ничек оештырсак, ул шулай эшләячәк. Районнарда да Казандагы кебек башкарылырга тиеш, чөнки эшнең нәтиҗәлелеге хезмәтләрнең ничек урнаштырылуыннан тора. Һәм аларның бер урында урнаштырылуы мөһим”, - дип ассызыклады Премьер-министр.
Хөкүмәт җитәкчесе берләштерелгән ведомствоның хезмәткәрләрен укытырга кирәклеген билгеләп үтте. “Сезгә кешеләр мөрәҗәгать итә һәм сез дәүләт хезмәте күрсәтергә тиеш”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның фикеренчә, Росреестр идарәсенең эш нәтиҗәлелеген күтәрү өчен Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге белән бергә унификация, уңайлылык дәрәҗәсен күтәрү һәм һәркем куллана алу юнәлешендә мәгълүмати системаны үстерергә кирәк. Мәгълүмати итехнологияләр аша дәүләт хезмәтләрен күрсәтү бурычы федераль дәрәҗәдә куела. “Дәүләт хезмәте күрсәтү сыйфатлы һәм һәркем куллана алу механизмын булдыру өчен шактый акча кирәк, әмма, аерым алганда, без Сингапур тәҗрибәсе белән таныш, дип билгеләп үтте Премьер-министр. – Алар бу юлны узды, безгә дә шул юнәлештә эш итәргә кирәк. Һәм система күз буяр өчен генә түгел, ә чыннан да гражданнар өчен уңайлы һәм куллана ала торган булырга тиеш”.
“Кризиска карамастан, кешеләр элеккечә милеккә хокукларын теркәргә омтыла. Әйе, хәзер ипотека эшләре кимү күзәтелә, әмма 1–2 елдан барысы да үз урыннарына кайтачагына әзер булырга кирәк. “Дача амнистиясе”ндә 300 мең объект бар, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Бу күпсанлы документлар, әгәр яңа технологияләр кулланылмый икән, гражданинга барлык нормаларга сыешлы документ бирү бик катлаулы эш”.
Рөстәм Миңнеханов Росреестр идарәсенә кулланылмый торган җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кайтару буенча эшләрне дәвам итәргә боерды. “Еш кына җирнең хуҗасы бар, әмма ул кулланылмый. Зур гына авыл хуҗалыгы җирләрен рәсмиләштергән эшмәкәрләр бар, әмма алар анда бернәрсә дә эшләми, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.
“Гомумән алганда, бу елларда квалификацияле кадрлар берләштерелгән җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле система булдырдык. Бу этаптагы мәсьәләләр хәл ителгән һәм сезнең эшкә уңай бәя бирергә кирәк, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Росреестр идарәсе хезмәткәрләренә. Сезнең алга куелган яңа бурычлар җитәрлек дәрәҗәдә катлаулы, әмма җитәкчелекнең тәҗрибәсе һәм көче җитә. Кешеләр өчен сезнең оешмага килү кибеткә керүдән дә катлаулы булырга тиеш түгел. Бу максатларга сезнең тәҗрибә һәм безнең ярдәм белән ирешеп була. Яңа структурага уңышлар телисе килә”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100