Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов «Рособоронэкспорт» җитәкчесе белән очрашты
Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рособоронэкспорт» АҖ генераль директоры Александр Михеев белән очрашып сөйләште. Алар оборона-сәнәгать комплексы (ОПК) заводларын модернизацияләү һәм яңа продукция чыгару мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Алар Татарстанның сәнәгать предприятиеләренең агымдагы эшчәнлеге турында фикер алышты, җитештерү куәтләрен модернизацияләү, шулай ук оборона – сәнәгать комплексы предприятиеләренең гражданлык һәм икеләтә билгеләнештәге югары технологияле продукциясен үстерү мәсьәләләрен карадылар», - диделәр матбугат хезмәтендә.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз