news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «РОСНАНО» вәкиле белән киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алышты

Очрашуда Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равиль Моратов катнашты.

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "РОСНАНО" УК" ҖЧҖ идарәсе рәисе урынбасары, Инфраструктур һәм мәгариф программалары фонды генераль директоры Андрей Свинаренко белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равиль Моратов катнашты.

Алар элек билгеләнгән юнәлешләр буенча киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алышты.  

news_right_1
news_right_2
news_bot