news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Росатом» башлыгы белән уртак проектлар турында фикер алышты

Татарстан «Росатом» дәүләт ширкәте белән берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек итә.

Рөстәм Миңнеханов «Росатом» башлыгы белән уртак проектлар турында фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында «Росатом» атом энергиясе буенча дәүләт ширкәте генераль директоры Алексей Лихачев белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

«Алар уртак проектларны тормышка ашыру, алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алышты», — диелә хәбәрдә. 

Татарстан «Росатом» дәүләт ширкәте белән берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек итә. Аерым алганда, цифрлаштыру һәм автоматлаштыру буенча зур эш башкарыла дигән иде баштарак Рөстәм Миңнеханов. 

news_right_1
news_right_2
news_bot