news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Росатом» башлыгы белән уртак проектлар хакында сөйләште

«Росатом» компанияләр төркеме Казанда узачак эшче һөнәрләр буенча дөньякүләм чемпионатның төп технологик партнеры итеп сайланган.

Рөстәм Миңнеханов «Росатом» башлыгы белән уртак проектлар хакында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Росатом» компанияләр төркеме генераль директоры Алексей Лихачев белән очрашып, цифрлы икътисад өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру, шулай ук Казанда узачак WorldSkills-2019 чемпионатына әзерлекнең барышы хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашуда яклар кайбер уртак проектлар буенча алдагы хезмәттәшлек, шул исәптән Казанда узачак һөнәри осталык буенча WorldSkills 2019 дөньякүләм чемпионатына әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләре хакында фикер алышты», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

«Росатом» компанияләр төркеме күп кенә юнәлешләр буенча Татарстанның төп партнерларыннан санала. 2017 елның июнь аенда Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында «Росатом» компанияләр төркеме һәм Татарстан Республикасы арасында «Цифрлы икътисад» сынау проектларын гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланган.

Моннан тыш, яклар Татарстанда «Цифрлы төбәк» оештыру һәм сәнәгать предприятиеләрендә «Росатом» бүлекчәләре тарафыннан әзерләнгән проектларны гамәлгә кертү хакында килешкән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot