news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» генераль директоры Павел Косов белән очрашты

Алар авыл хуҗалыгы предприятиеләрен өчен заманча техника белән тәэмин итүдә льготалы лизинг механизмын куллану турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» генераль директоры Павел Косов белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Төбәк белән «Росагролизинг» АҖ арасында үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды.

Аерым алганда, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен өчен заманча техника белән тәэмин итүдә льготалы лизинг механизмын куллану турында сөйләштеләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100