Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов "Ромекс-Кубань" компаниясе җитәкчелеге белән фикерләште
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ромекс-Кубань" компаниясе генераль директоры Алексей Прокопенко белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
- Компания инвестицияләр, төзелеш һәм идарә итү өлкәсендә эшли, коммерцияле һәм торак объектларын гамәлгә ашыра.
Очрашуда төзелеш һәм инвестицияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә перспектив юнәлешләр турында сөйләштеләр.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев катнаштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз