news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов роботларны фермерлыкка өйрәткән Лондон компаниясен Татарстанга чакырачак

Татарстан Президенты Бөекбританиядә IV Россия-Британия бизнес-форумы эшендә катнаша.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лондонда дөньяда беренчеләрдән булып роботлар хезмәтен файдалана торган авыл хуҗалыгы фермасын ачкан Hands Free Hectare компаниясе җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрәчәк. Очрашуда компанияне «Иннополис» махсус икътисади зонасы территориясенә локальләштерү мөмкинлеге хакында фикер алышачаклар. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«ТР Президенты Лондонда Hands Free Hectare компаниясе генераль директоры белән очрашыр дип көтелә. Бу – кешеләр хезмәтен бөтенләй диярлек файдаланмый торган дөньядагы беренче авыл хуҗалыгы проекты», - диде Галимова.

Ул Hands Free Hectare компаниясенең роботлар тарафыннан чәчелгән һәм суктырылган арпадан 4,5 мең тонна уңыш җыеп алуларын искәртте. «Ферма ТР Президенты өчен үз потенциалын тәкъдим итәчәк. «Иннополис» махсус икътисади зонасы бу резидентка карата кызыксыну белдерә, чөнки компания үз эшендә робот техникасыннан файдалана. Аны Татарстанда локальләштерү мөмкинлеге хакында фикер алышачаклар», - дип ачыклык кертте Казан Кремле вәкиле.

Рөстәм Миңнеханов 25 ноябрьдә ике көнлек эш сәфәре белән Бөекбританиягә юл тота. ТР Президенты Лондонда IV Россия-Британия бизнес-форумы эшендә катнашачак һәм эшлекле очрашулар үткәрәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot