news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Ригада җирле татар иҗтимагый оешмалары активистлары белән очрашты

Татарстан Президенты Казан дәүләт мәдәният институтының өлкән курс студентларын Латвия башкаласына практикага җибәрергә тәкъдим итте.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ригага эш сәфәре кысаларында кичә Латвиянең татар иҗтимагый оешмалары активистлары белән очрашты. Аның барышында Казан дәүләт мәдәният институтының өлкән курс студентларын Латвия башкаласына практика үтәргә җибәрергә тәкъдим итте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Мәскәү йорты” дип аталган Мәскәү мәдәни-эшлекле үзәге залында шушы очрашуны ачкан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров әлеге халыкара милли иҗтимагый оешманың дөнья буенча татар оешмалары белән эшләү рәвеше турында сөйләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, татар җәмгыяте вәкилләре Латвия һәм Балтыйк буе дәүләтләренең башкалары белән хезмәттәшлекне арттыруда әйбәт кенә ярдәм итәләр. Ул Латвия татар иҗтимагый оешмалары активын тарихи ватаннан еракта үз халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, телен саклауда һәм баетуда өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде. “Сез бер-берегезне таба һәм үз халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, телен һәм мәдәниятен саклап калу өчен берләшә алгансыз. Латвиянең татар иҗтимагый оешмалары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән элемтә урнаштырган”, - диде ул.

“Идел” иҗтимагый оешмасы Европа татарлары альянсына керде һәм нәкъ менә Ригада моннан 2 ел элек беренче Европа Сабан туе уздырылды, дип искәртте Татарстан лидеры.

Латвия татарларының “Идел” җәмгыяте эшчәнлеге турында аның рәисе Ринат Ахунов бәян итте. Шулай ук Латвиянең “Чишмә” татар-башкорт мәдәни оешмасы рәисе Зөфәр Зәйнуллин чыгыш ясады.

Очрашуда катнашучылар башлангычларында, шул исәптән Сабан туе оештырып үткәргәндә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының ярдәмен тоюларын билгеләп үттеләр.

Шулай ук татар телен үзләштерү, бу аеруча яшьләргә кагыла, теләгәннәрне татар милли биюләрен өйрәтү кебек мәсьәләләр дә кузгатылды. Латвиянең татар иҗтимагый оешмаларына бию буенча осталык дәресләре уздыруда ярдәм кирәклеге әйтелде. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләдә Казан дәүләт мәдәният институтының өлкән курс студентларын Латвия башкаласына практика үтәргә җибәрергә тәкъдим итте.

2017 елда Балтыйк Сабан туена әзерлек турында сүз чыккач, татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре татарларны Латвия, Литва, Эстония татарлары дип аермаска, ә фәкать татарлар буларак бер-берсенә якынаю һәм берләшү юлларын табарга тәкъдим иттеләр.

Латвия татар җәмгыяте активистлары Рөстәм Миңнехановны Европа Сабан туенда катнашырга чакырып, аңа махсус чакыру тапшырдылар. Татарстан җитәкчесе исә аларга татар телендә ике комплект караоке бүләк итте, татар халкының мәдәни-әхлакый кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрен саклаган һәм үстергән өчен “Идел” оешмасына ТР Президенты Рәхмәт хаты тапшырды.

Очрашу барышында Латвия татар иҗтимагый оешмасының яшь вәкилләре туган телдә “Сабан туе”, “Туган тел” шигырьләрен укып күрсәтте, күп кенә иҗади конкурслар лауреаты Лилия Газишина “Сандугач” җырын башкарды.

Белешмә өчен. Хәзерге вакытта Латвиядә 5 меңләп татар гомер итә (бу БТК БК бәяләмәсе буенча). “Идел” татар иҗтимагый оешмасы Ригада1988 елның ноябрендә оешкан. Оешма тормышы турында www.tataridel.ucoz.lv сайты 2009 елдан бирле материаллар урнаштыра. 2005 елдан Литва һәм Эстония татар җәмгыятьләре белән берлектә Балтыйк буе дәүләтләренең берсендә бердәм Балтыйк Сабан туе уздырыла, анда Европаның башка бик күп илләреннән дә милләттәшләр җыела. 2011 елның 24 октябрендә Ригада “Европа татар яшьләре берләшмәсе” рәсми теркәлү узды. Беренче этапта аңа иң актив 5 татар җәмгыяте вәкиле керде: Латвия, Эстония, Литва, Чехия һәм Германия. Соңрак аңа Англия, Финляндия, Польша татар яшьләре кушылды. 2012 елның апрелендә Ригада I Европа татар яшьләре форумы уздырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100