news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде

Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнехановның “Россия-спорт державасы” форумына әзерлек һәм үткәрү эшләрендә катнашуын билгеләп үтте

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Дмитрий Медведев РФ Президенты сайтында урын алган боерыгы белән республика Хөкүмәте җитәкчесенең “Россия-спорт державасы” беренче бөтенроссия форумына әзерлек һәм үткәрү эшләрендә катнашуын билгеләп үтте.
Президент боерыгында шулай ук Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Жуков, РФ Президентының РФ Дәүләт советы эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Кулаковский, РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрының урынбасары Наталья Паршикова да билгеләп үтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot