news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкил белән очрашты

Анна Кузнецова Казанга "Игелекле Казан. Хәйриячелек: төбәкләр тәҗрибәсе" III Бөтенроссия форумында катнашу өчен килде.

(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендәге эш кабинетында Россия Федерациясе Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова белән очрашты. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Яклар Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты эшчәнлеге, бала хокукларын саклау мәсьәләләре турында сөйләште.

Искәртик, Анна Кузнецова Казанга "Игелекле Казан. Хәйриячелек: төбәкләр тәҗрибәсе" III Бөтенроссия форумында катнашу өчен килде.

Шулай ук Анна Кузнецова Казан ратушасында әлеге форумга багышланган күргәзмәне дә карады.  

news_right_1
news_right_2
news_bot