Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының эшче төркем утырышын үткәрде
Эшче төркем РФ Дәүләт Советының илдә юл-транспорт инфраструктурасын үстерү темасына багышланган утырышына тәкъдимнәр әзерли
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ Дәүләт Советының үзе җитәкләгән эшче төркем утырышын уздырды. Утырышта РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин һәм төбәк вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге эшче төркем РФ Дәүләт Советының илдә юл-транспорт инфраструктурасын үстерү темасына багышланган утырышына тәкъдимнәр әзерли. Татарстан Президенты утырышта республиканың юллар төзегән вакытта яңа технологияләр һәм материаллар файдалану, кечкенә торак пунктларны юллар белән тәэмин итү буенча тәҗрибәсе хакында сөйләде.
Утырышта катнашучылар, мөмкин кадәр күбрәк торак пунктларны юллар белән тәэмин итү йөзеннән, юл төзелешенең бәясен киметү алымнары турында фикерләштеләр. Башка мәсьәлә һәм тәкъдимнәр дә каралды. Утырыш нәтиҗәсе буенча алар барысы да уртак докладка тупланачак, аны Рөстәм Миңнеханов октябрь аенда РФ Дәүләт Советы утырышында тәкъдим итәргә тиеш булачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз