news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов республиканың киләчәк үсеше өчен яңа үсеш нокталарын билгеләде

Президент инновацияле икътисад булдыруның, башлыча, инжиниринг үзәкләрен үстерүгә бәйле булуына басым ясады

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Республиканың киләчәк үсеше өчен яңа үсеш нокталарын актив формалаштыру зарур. Иң беренче чиратта, бу – IТ-сектор. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында шулай дип белдерде. Бүген ул бишенче чакырылыш Дәүләт Советының икенче утырышында депутатларга республиканың эчке һәм тышкы торышы турындагы юлламасы белән мөрәҗәгать итте.

“Иннополис шәһәре Россиянең югары квалификацияле белгечләр әзерләү, алга киткән IТ-технологияләр булдыру һәм аларны коммерцияләштерү үзәге булырга тиеш. Киләсе ел башында без кирәкле барлык инфраструктурасы булган беренче комплексны эшләтеп җибәрәчәкбез. Илебезнең киләчәктә инновацияле үсешен тәэмин итү өчен, Иннополиска югары технологияле әйдәп баручы компанияләрне җәлеп итү – безнең бурычыбыз”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Президент билгеләп үткәнчә, нанотехнологияләр – әһәмиятле өлкә. Аның сүзләренә караганда, республикада елына 40 млрд сумнан артыграк күләмдә нанопродукция җитештерелә. Бу күрсәткечне икеләтә арттырырга кирәк. “Моңа нанотехнологияләр фәнни-җитештерү кластерын формалаштыру ярдәм итәчәк. Аның кысаларында кече инновацион предприятиеләр төзеләчәк”, - дип белдерде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, фармацевтика сәнәгате – тагын бер перспективалы юнәлеш. Республикада нык үскән химия сәнәгате, алдынгы фән һәм мәгариф үзәкләре, фармацевтика сәнәгате предприятиеләре бар. “Стратегик партнерлар җәлеп итү буенча булган мөмкинлекләрне файдаланырга һәм эшне җанландырырга кирәк. Икътисад өчен синергетик нәтиҗә бирә алырлык биотехнологияләрне үстерү, алга китеш өчен яңа үсеш ноктасы булырга тиеш. Бу юнәлешкә аеруча игътибар итәргә кирәк”, - дип күрсәтмә бирде Президент.

Рөстәм Миңнеханов инновацияле икътисад булдыруның, күбесенчә, предприятиеләребез алдында торган фәнни-техник бурычларны хәл итәргә сәләтле инжиниринг үзәкләрен үстерүгә бәйле булуына басым ясады. “Республикада “КАИ – ЛАЗЕР” һәм “Эйдос” Медицина фәне үзәкләре ачылды инде. Ел ахырында Химия технологиясе өлкәсендә үзәк ачу планлаштырыла”, - дип хәбәр итте республика җитәкчесе.

Ул билгеләп узганча, болар барысы да эшнең башы гына әле. Биотехнология, робототехника, прототиплаштыру, цифрлы металл кою өлкәсендә үзәкләр булдыру буенча эшне дәвам иттерергә кирәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100