news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов республиканың иң яхшы дәүләт хезмәткәрләрен бүләкләде

Быелгы бәйгедә республиканың 29 дәүләт органыннан 68 хезмәткәр катнашкан.

(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре" III республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде. Тантана республиканың Хөкүмәт йортында үтте.

Бәйге Татарстан Президенты Указы нигезендә 2014 елда гамәлгә куелган. Аның максаты - дәүләт хезмәткәрләрен мотивацияләү, иң яхшы хезмәткәрләрне билгеләү.

Быелгы бәйгедә республиканың 29 дәүләт органыннан 68 хезмәткәр катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Конкурсантлар законнарны белүдә, татар, рус һәм чит телләр белүдә көч сынашкан, аларның шәхси һәм һөнәри компетенциясе дә бәяләнгән.

Иң күп балл җыйган 34 конкурсант Республика конкурс комиссиясенә үз эшләрен тәкъдим иткән. Конкурс комиссиясен Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров җитәкли.

Бүген 10 иң яхшы эш авторы Рөстәм Миңнехановтан бүләкләр алды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot