Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык коммуналь хуҗалык объектларын тикшерергә кушты
Татарстан Президенты кушуы буенча бүген Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышы оештырылачак.
(Казан, 17 март, “Татар-информ”). Рөстәм Миңнеханов республиканың Торак-коммуналь хуҗалык җайланмаларына һәм объектларына тулы инвентаризация уздырырга кирәклекне билгеләп үтте. «Тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче барлык объектларны да тикшерергә кирәк. Һәр җылыту казаны, су җыйгыч, чистарткыч корылма, газ белән тәэмин итү системасы – барысы да ышанычлы эшләргә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта Президент матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртәбез, бүген төнге сәгать 3тә «112» системасы буенча Казанның Порт, 17 урамында җылыту казаны шартлау турында хәбәр кергән. Бина «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенә карый. 60 кв.м мәйдандагы җылыту казаны бинасының урта өлеше һәм түбәсе ишелгән. Бу хәл аркасында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
12 биш катлы йорт җылытусыз калган, аларда 1589 кеше яши, шул исәптән 320 бала, шулай ук бер балалар бакчасы да урнашкан. Кайнар су һәм газ белән тәэмин итү дәвам итә.
Системаның эшләвен резерв схема буенча торгызу бүген көндезге 12.00дә башлана. Торгызу эшләренә 77 кеше һәм 19 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча бүген Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышы оештырылачак. Аның барышында киләчәктә мондый хәлләр булмасын өчен тиешле чараларны билгеләү планлаштырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз