Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов республиканың Балык Бистәсе районында чәчү барышы белән танышты
Татарстан Президенты район хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты
(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чәчү кампаниясе барышын карау максаты белән республиканың берничә районына эш сәфәре кыла. Сәфәрнең беренче пункты, Балык Бистәсе районы булды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов район хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты. Балык Бистәсе районы башлыгы Илһам Вәлиев хәбәр иткәнчә, чәчү яхшы темп белән бара, хәзерге вакытта чәчүлек мәйданнарының 51 проценты инде чәчелгән.
Илһам Вәлиев Президентка җиткергән мәгълүматтан күренгәнчә, районда 23 гаилә фермасы гамәлдә, шәхси хуҗалыкларда 7 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән, 3300 сыер тотыла. Район башлыгы Рөстәм Миңнехановка, киләчәктә дә авылда кече хуҗалык итү формаларына ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
“Бу программаны дәвам итәчәкбез”, - дип ышандырды республика башлыгы. – Шәхси хуҗалык һичшиксез булырга тиеш”.
Авыл хезмәтчәннәре белән аралашу барышында, Рөстәм Миңнеханов алар белән чәчү барышы турында фикер алышты, район хуҗалыкларында сатып алынган яңа техника нәтиҗәлелеге турында кызыксынды. Президент ассызыклаганча, республика җитәкчелеге авыл инфраструктурасы үсеше – юллар, авыл мәдәният йортлары төзелеше, мәктәпләрне төзекләндерү буенча эшне дәвам итәргә ниятли.
“Күзләрегездә эшләргә теләү очкыннарын күрү сөендерә”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов очрашу ахырында. – Икмәк үстерү бик җиңел булмаса да, бу эш сезнең кулыгыздан киләчәк. Хәзер бөтен дөньяда азык-төлек куркынычсызлыгы мәсьәләсе алгы планга чыга, шуңа күрә сезнең эшегез бик мөһим”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз