news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов республикада ясле-бакчалар ачу бурычы торуын әйтте

Яслеләр эшләсә, әниләр, теләкләре булса, эшкә иртәрәк чыга алачак, диде Президент үзенең еллык Юлламасында.

(Казан, 24 сентября, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). “Без 3 яшькәчә балаларның барысына диярлек бакчада урыннар булдырдык. Хәзер ясле урыннарын арттыру бурычы тора”, – диде Татарстан Президенты бүген үзенең еллык Юлламасында.

Рөстәм Миңнеханов 6 мең урынга 29 балалар бакчасы төзелеше планлаштырылуын хәбәр итте. Андагы урыннарның яртысы – ясле яшендәге балаларга. “Яслеләр эшләсә, әниләр, теләкләре булса, эшкә иртәрәк чыга алачак”, – диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов халыкның яшәү шартларын яхшырту максатында социаль дәүләт программаларының моннан 10 ел элек тормышка ашырыла башлавын искәртте. Аның сүзләренчә, мәсәлән, шушы узган вакыт эчендә 21 мең балага исәпләнгән 52 яңа мәктәп төзелде; 781 мәктәп, 267 балалар бакчасы ремонтланды; 30 мең бала хәзер заманча бакчага йөри; 207 яңа бакча төзелде.

“Бу вакыт эчендә 150 мең гаилә яңа фатирларга күченде. Алар арасында – 19 мең ветеран, 8 мең яшь һәм күпбалалы гаилә, 1,5 мең ятим бала, социаль ипотека буенча 100 мең гаилә өй туен үткәрде, 20 мең кеше авария хәлендәге йортлардан яңасына күченде", – дип сөйләде Президент.

Аның сүзләренчә, сәламәтлек саклау учреждениеләрен яңартуга 30 миллиард сумнан күбрәк акча тотылган. Алар фельдшер-акушерлык пунктлары, табиб амбулаториясе, ашыгыч медицина ярдәме станцияләре төзелешенә киткән. "Моннан тыш, быел без Россиядә тиңдәше булмаган программаны төгәллибез – республикадагы барлык 197 сырхауханәне дә ремонтлап, заманача җиһазландырабыз", – диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика башлыгы спорт инфраструктурасын үстерү өлкәсендә башкарылган эшләрне дә санап үтте. Республика буенча меңгә якын универсаль спорт мәйданчыгы, 71 спорт залы, 62 бассейн, 17 боз сарае, 27 чаңгы базасы төзелүен әйтте. "Республикада физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр ике тапкырга артып, 43 процентка җитте", – диде ул.

Халыкның мәдәни һәм иҗади тормышын җанландыру өчен дә нәтиҗәле эшләр башкарылган. "270 яңа мәдәни учреждение төзелде, 139 объект ремонтланды. Быел Казан циркы да яңартылган бинада эшли. 91 мәдәни мирас объекты төзекләндерелде, шул исәптән 14 музей", – дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

Президент республикада җәмәгать урыннарын төзекләндерү программасы да алга таба дәвам итәчәген ассызыклады. Мәсәлән, шушы елларда 250дән артык объект тәртипкә китерелгән яки төзелгән. "Яңартылган парк һәм скверлар халыкның яраткан ял урынына әверелде, аларда мәдәни чаралар, бәйрәмнәр гөрләп тора. Без җәмәгать урыннарын төзекләндерү программасын дәвам итәбез. Быел тагын 58 объект төзекләндереләчәк", – диде республика башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100