news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов республикада кече һәм урта эшмәкәрлеккә игътибар артуын әйтте

Президент сүзләренчә, әлеге төр эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән, бер елга 1 млрд сум акча бүленгән.

Рөстәм Миңнеханов республикада кече һәм урта эшмәкәрлеккә игътибар артуын әйтте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече һәм урта эшмәкәрләренә игътибар күрсәтелүен әйтте. Бу хакта ул бүген "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә узучы, ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрлек Советының  X киңәйтелгән утырышында, катнашучыларны сәламләү - кереш сүзе вакытында сөйләде.

"Кече һәм урта эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән, узган ел бюджеттан 1 млрд сум акча бүленде. Моннан тыш, төрле микрозайм, субсидия, лизинг, грант программалары эшли", - диде Рөстәм Миңнеханов.

  • ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрлек Советының  X киңәйтелгән утырышында республиканың төрле  министрлык һәм ведомство вәкилләре, авыл җирлеге башлыклары, 250 эшмәкәр катнаша.

Утырышны "Түбәтәй" беренче татарча тиз туклану челтәрен оештыручы Солтан Сафин алып бара. 

news_right_1
news_right_2
news_bot