news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов республикада Думага депутатлар сайлау нәтиҗәләренә аңлатма бирде

Татарстан өчен өстенлекле буларак бакчачылык җәмгыятьләре проблемаларын хәл итү, йорт яны территорияләрен һәм ял урыннарын уңайлатуны билгеләп үтте.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел 18 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау нәтиҗәләре буенча фикерен белдерде.

Республика лидеры билгеләп үткәнчә, тавыш биргән көнне Татарстанда сайлау участокларына сайлаучыларның 78,79 проценты килде. “Бердәм Россия” партиясе өчен халыкның 82,27 проценты тавыш бирде, КПРФ 4,07 процент, “Гадел Россия” 2,26 процент һәм ЛДПР 2,25 процент тавыш җыя алды, диелә ТР Президенты хәбәрендә.

Халык тарафыннан сайланганнарның гомуми исемлегенә Татарстаннан 15 вәкил керде: 9ы федераль сайлау округы һәм 6сы бер мандатлы округ буенча. Алар барысы да - “Бердәм Россия” вәкиле.

“Форсаттан файдаланып, шуны әйтәсем килә: бу безнең уртак эшебез – федерациянең һәм республиканың барлык максатчан программаларын тормышка ашыру, сайлаучылар белән очрашулар һәм халык ягыннан зур ышаныч күрсәтү”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Сайланган депутатлар татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрү өчен барысын да эшләргә тиеш, дип билгеләп үтте республика башлыгы. “Моның өчен икътисад да, авыл хуҗалыгы да, безнең барлык программалар да эшләргә тиеш. Гражданнарыбыз баглаган ышанычны акларга кирәк”, - дип өстәде ул.

Татарстан өчен өстенлекле буларак бакчачылык җәмгыятьләре проблемаларын хәл итү, йорт яны территорияләрен һәм җәмәгать ял урыннарын уңайлатуны билгеләп үтте. Президент мәгариф һәм индустриаль мәйданчыклар үсешенә аерым игътибар бирергә өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100