news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов республика яшьләрен Россия студентлар көне белән тәбрик итте

Республика башлыгының котлавы социаль челтәрләрдә студентлар арасында популяр булган флешмоб рәвешендә урнаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов республика яшьләрен Россия студентлар көне белән тәбрик итте
instagram.com/rusminnikhanov

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика яшьләрен Россия студентлар көне белән тәбрик итте. Әлеге уңайдан ул Instagram социаль челтәрендә студент вакытында төшкән һәм хәзерге фотоларын урнаштырды. Республика башлыгының котлавы социаль челтәрләрдә студентлар арасында популяр булган флешмоб рәвешендә урнаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов фотолар астына: «Иртәгә син кем буласың, бүгенге студент?» - дип язып куйган.

ТР Президенты 1978 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, биредә авыл хуҗалыгы машиналары инженер-механигы белгечлеген үзләштергән. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Мәскәү совет сәүдәсе институтының Казандагы филиалына укырга кергән, аны 1986 елда тәмамлаган. Республика башлыгы икенче югары белемне «товар белеме һәм азык-төлек товарлары белән сәүдәне оештыру» белгечлеге буенча алган.  

news_right_1
news_right_2
news_bot