news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов республика районнарында эшлеклелек климаты рейтингына тыныч карарга өнди

Президент әйтүенчә, агрессивлык белән түгел, ә бизнес кәефен үзгәртә алырлык чишелеш юлларын табарга кирәк.

(Казан, 15 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыкларын республика районнарында эшлеклелек климаты рейтингына тыныч карарга өндәде. Бу хакта ул бүген "Пирамида" сараенда ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советы утырышында әйтте.

Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле Тимур Нагуманов рейтингка анализ ясап доклад белән чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республика районнарында эшлеклелек климаты рейтингы хакимият һәм бизнесменнарга җитди проблемалар чишелешен табарга булыша. Бу нисбәттән, ул муниципаль берәмлек башлыкларына рейтингка ачусыз карарга өндәде. "Ничек бар, шулай кабул итегез. Безгә вазгыятьне үзгәртергә кирәк. Агрессивлык белән түгел, ә бизнес кәефен үзгәртә алырлык чишелеш юлларын табарга кирәк", - диде.

Тимур Нагуманов әйтүенчә, Татарстан мунципалитетларында эшлеклелек климатын тикшерүне бизнеска субъектив бәя дип атарга була. Аның докладында бизнес активлыгы һәм бизнес кәефе индекслары анализланды. Сораштырылган эшкуарларның 52 проценты бизнес алып бару өчен шартлар начарайганын билгеләп узган. Бизнес активлыгы ягыннан иң сүлпән район Апас, беренче өч урында Әтнә, Яңа Чишмә, Мөслим. Бизнес кәефе буенча рейтингта соңгы урында - Азнакай районы. Тәтеш, Теләче, Мөслим - алдынгылар.

"Әгәр 100 кеше вазгыять позитив түгел дип әйткәч, димәк, чыннан да сораулар бар. Вазгыять начарайган районнарда урыннарга чыгып карарга кирәк. Алар шулай дип әйткәч, димәк, анда чыннан да нәрсәдер бар. Очраклы бер тапкыр гына булган хаталы хәлләр булса, әле ярый. Күпме ярдәм чарасы алынган, нәрсә борчый - һәр территориядә проблемаларга анализ ясасак, үзебезгә дә тыныч булачак", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100