^Рөстәм Миңнеханов республика районнарына эшлекле сәфәр кыла
^Рөстәм Миңнеханов республика районнарына эшлекле сәфәр кыла
(Казан, 18 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстанның Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республиканың Биектау, Әтнә, Арча һәм Кукмара районнарына сәфәр кыла. Ул анда бөртекле уңышны җыеп алу эшләре барышы белән танышачак.
Кичә Премьер-министрның шул ук максат белән Питрәч, Мамадыш, Алабуга, Әгерҗе һәм Менделеевски районнарында булуы һәм иген җыеп алу темплары белән канәгать калу хәбәр ителгән иде.