news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов республика программаларын яктыртуда матбугат эшен көчәйтергә йөкләде

Киләсе елда ТР Төзелеш министрлыгы линиясе буенча 39 республика программасы гамәлгә ашырылачак.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының эше республика программаларын яктыртуда көчәергә тиеш. ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде. Бу хакта республика лидеры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Социаль объектлар төзелеше, ничә авыл клубы, спорт мәйданчыгы һ.б. төзелүе турында халыкка мәгълүмат җиткерү турында сүз бара.

Бүгенгә планлаштырылган 120 универсаль спорт мәйданчыгының барысы да төзелгән, дип белдерде ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин.

Чаңгы базаларының 9ы әзер, 11не төзү планлаштырылган. Чаллыда һәм Ютазы районында базаларны эшләп бетерәсе бар.

Фәйзуллин сүзләренчә, киләчәктә Төзелеш министрлыгы линиясе буенча 39 республика программасы гамәлгә ашырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot