news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчеләрен Төркиядә түгел, Болгарда ял итәргә чакырды

Төркия дә, Гарәп Әмирлекләре дә кирәк түгел, – диде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан Президенты республиканың төрле тармак җитәкчеләрен Болгарда ял итәргә чакырды. Бу хакта ул бүген Кремльдә узган Коррупциягә каршы көрәш комитеты утырышы башланганда әйтте.

“Яңа гына Болгардан кайтып төштек. Бик матур анда. Сезгә дә шуны әйтәм: Болгарда ял итәргә әзерләнегез. Төркия дә, Гарәп Әмирлекләре дә кирәкми. Болгарда биш йолдызлы кунакханә, тамак ялгарга да менә дигән урыннар, балык тотарга була, барысы да бар. Бәлки киләсе киңәшмәне шунда уздырырга кирәктер. Идея бит бу, төрле чара, семинарларны шунда үткәрергә була. Анда аларны уздыру өчен барлык инфраструктура каралган”, – диде Президент.

news_right_1
news_right_2
news_bot