news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов республика икътисадында Кама аръягы төбәгенең урынын югары бәяләде

Чаллыда “КАМАЗ”ның 50 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган киңәшмә узды.

Рөстәм Миңнеханов республика икътисадында Кама аръягы төбәгенең урынын югары бәяләде
president.tatarstan.ru

(Чаллы, 29 июнь, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәметдинова). Чаллыда “КАМАЗ”ның 50 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган киңәшмә узды. Матбугат конференциясе тәмамлангач,  Рөстәм Миңнеханов Кама аръягы агломерациясе лаеклы социаль инфраструктурага ия булырга тиеш, дип белдерде.

Фикер алышу ябык ишекләр артында узды. Анда республика лидерыннан башка “Ростех” дәүләт корпорациясе җитәкчесе Сергей Чемезов, “КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Журналистның: "Юбилей уңаеннан “КАМАЗ”ны һәм Чаллыны нинди үзгәрешләр көтә?" дигән соравына Татарстан Президенты: “Автогигант һәм шәһәр җитәкчелеге бу уңайдан үз тәкъдимнәрен әзерләгән. Алар җитди, федераль һәм респубика акчаларын җәлеп итүне таләп итә. Тәкъдимнәр буенча фикер алышулар бара. Чаралар нинди күләмдә узачагын хәл итәчәкбез. Кама аръягы төбәген республика икътисадының үсеш ноктасы буларак карыйбыз. Әлбәттә, ул лаеклы социаль һәм транспорт инфраструктурасына ия булырга тиеш”.

Сергей Когогин юбилей уңаеннан компания эчендә предприятиедә эшләүче кешеләр өчен уңайлылыкларны арттыруга юнәлдерелгән социаль үзгәрешләр баруын җиткерде. Мисал өчен, завод ашханәләрендә ремонт бара.

“КАМАЗ”ның юбилее – ул корпоративның эчке бәйрәме генә түгел, ә Чаллыда һәм Кама аръягында яшәүчеләрнең катнашы булган тарихи вакыйга. Шуңа күрә юбилейга багышланган социаль үзгәртеп корулар киңкүләмле һәм хәтта стратегик характерда булырга тиеш. Без Наил Гәмбәрович Мәһдиев белән транспорт һәм социаль инфраструктураны яңарту буенча комплекслы программа әзерләдек. Анда миллиардлаган сумма турында сүз бара. Соңрак аның турында Чаллы җитәкчесе сөйләячәк”, - диде автогигант генераль директоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100