Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Республика халкының яртысыннан артыгында антитәнчекләр бар
Республикада «Спутник V» вакцинасы ярдәмендә прививка ясау кампаниясе дәвам итәчәк, дип искәртте ТР Президенты.
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда «Спутник V» вакцинасы ярдәмендә прививка ясау кампаниясе дәвам итәчәк, әлеге препаратның берничә мең дозасы республикага кайтартылган инде. Шуның белән бергә, республика халкының яртысыннан артыгында инде антитәнчекләр бар, аларга прививка ясарга ярамый. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар катнашындагы матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, республикага коронавируска каршы вакцинаның ике төре кайтартылган, илдә прививканың өченче төрен булдыру юнәлешендә актив эш бара.
«Бездә „Вектор“ вакциналары бетте, алар барлыгы 500 данә иде, ә „Спутник V“ вакцинасы бар, без аны 3 мең доза алдык — вакцинацияне дәвам итәчәкбез. Республика халкының 50 проценттан артыгында антитәнчекләр бар инде, аларга прививка ясарга ярамый», — дип искәртте Миңнеханов.
«Татар-информ» агентлыгы республикада массакүләм вакцинациянең беренче дулкыны халыкның инфекция йоктыру куркынычы зур булган төркемнәренә (табиблар, социаль хезмәткәрләр һ.б.) кагылачагы хакында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз