Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Республика өчен булган сәнәгать мәйданнарының эшләве мөһим
Иң мөһиме – инвесторларны әллә кайдан чит илдән эзлисе юк, сәләтле, уңышлы эшмәкәрләр һәр районда бар, диде Татарстан Республикасы Президенты.
(Казан, 19 май, “Татар-информ”). Рөстәм Миңнеханов рспублика өчен булган сәнәгать мәйданнарының эшләве мөһим дип исәпли. Бу турыда ул бүген Татарстанның барлык муниципаль районнары катнашында видеоконференция режимында киңәшмә вакытында әйтте, дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасында сәнәгать мәйданнарының үсеше буенча планнарны Татарстан икътисад министры Фәрит Абдулганиев җиткерде. Ул сәнәгать мәйданнары үсеше өлкәсендәге дөнья тенденцияләрен билгеләде.
Фәрит Абдулганиев шулай ук Татарстанда сәнәгать мәйданнарында инвестиция күләменең Россия Федерациясендәгедән 1,7 тапкырга кимрәк булуын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан икътисад министры чыгышын шәрехләп, бүгенге көндә республика өчен булган инфраструктура – сәнәгать мәйданнарының эшләве мөһим, аларда компанияләрнең – резидентларның урнашуы, җитештерү үсеше булу мөһим, диде. Президент сүзләренчә, бүгенге көндә мәйданнар буш тора.
“Булган барлык инфраструктураны эшләтергә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.- Сәнәгать мәйданнары инвесторларны җәлеп итсен. Иң мөһиме – инвесторларны әллә кайдан чит илдән эзлисе юк, алар үзебездә районнарда. Сәләтле, уңышлы эшмәкәрләр һәр районда бар. Беренче чиратта алар белән эшләргә кирәк, бизнес белән, ул инде бу мәйданнарда бар”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз