Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: "Ренат Мөслимов - ул нефть сәнәгатенең, Татарстан һәм Россия нефте сәнәгатенең тере тарихы"
Танылган геолог юбилеен билгеләп үтә
(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Казан (Идел буе) федераль университетының актлар залында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында университетның Попечительләр советы утырышы узды. Ул профессор, фән докторы Ренат Мөслимовның 80 яшьлек юбилеена багышланган иде. Чараны КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры, Геология һәм нефть-газ технологияләре институты директоры Данис Нургалиев ачып җибәрде.
"Бу Казан университеты, безнең республика өчен генә түгел,ә нефть сәнәгате өчен бик мөһим көн. Ренат Мөслимов - ул нефть сәнәгатенең, Татарстан һәм Россия нефте сәнәгатенең тере тарихы. Ул бу өлкәдә инде 57ел хезмәт куя, республикада нефть скважиналарын беренче тапкыр 71 ел элек барлыкка килгәнен исәпкә алсак, бу кешенең нефть сәнәгате тарихи икәненә инанабыз, - диде чыгышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. - Бу сәнәгать тармагында төрле вакытлар булды: үсешләр дә, түбән төшүләр дә... Бездә булган фән, аның кебек, Ренат Хәлиулла улының студентлары, хезмәттәшләре кебек кешеләр булу нәтиҗәсендә, без уңышларыбызны саклап кына калмадык, ә ныгыттык та. Нефть сәнәгатьчелеге безнең республика икътисадының нигезе булды, хәзер дә шулай һәм булачак та", - диде ул.
Республика башлыгы Ренат Мөслимовны үзенчәлекле шәхес дип атады, беренче тапкыр танышуларын һәм хәзер дә бергә эшләүләрен, нефть өлкәсендә кече сәнәгать оешмалары төзү идеясе дә Ренат Мөслимов ярдәме белән тууын әйтеп узды һәм, галимне юбилее белән котлап, исәнлек-саулык теләде.
Тантаналы утырышта Рөстәм Миңнеханов профессорга “Татарстанның 3 миллиардынчы тонна нефтьен табу” медален тапшырды. Юбиляр “Казан университетының атказанган профессоры” дипломы, ТР ФАнең фәндәге казанышлары өчен алтын медале белән бүләкләнде. Данис Нургалив, шулай ук, КФУ ректоры Илшат Гафуровның котлавын җиткерде һәм Рөстәм Миңнехановны "Баш геолог" китабын Ренат Мөслимовка тапшыруын сорады.
Бүгенге тантаналы чарада РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Валерий Пак җибәргән котлау телеграммасы да укылды. Анда галимнең хөрмәткә лаек икәне, искиткеч әйбәт геолог һәм хезмәткәр булуы әйтелгән, сәламәтлек, алдагы планнарының тормышка ашуы теләнгән иде.
Ренат Мөслимовны котларга ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айрат Абдуллин, “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин, хөкүмәт һәм министрлыклар вәкилләре, галимнәр, студентлар һ.б. килгән иде. Чара профессорның “Өченче меңьелллыкта Татарстан Республикасында нефть сәнәгатенең үсеш перспективалары” темасына багышланган лекциясе белән тәмамланды.
Искәртеп үтәбез: Ренат Мөслимов - ТР ФА академигы, ТР һәм РФның атказанган геологы һ.б. бик күп мактаулы исемнәргә лаек булган галим. Ул шулай ук, КФУ ның нефть һәм газ геологиясе кафедрасы мөдире дә булып тора. Аның катнашында Татарстан территориясендә нефтьнең дистәләгән чыганаклары табылган, авыр чыгарыла торган нефть чыганакларыннан кара алтын алуның югары нәтиҗәле комплекслы системасы булдырылган. Гомумән, Ренат Мөслимов республикада нефть табу һәм җитештерү өлкәсендә күп хезмәт куйган абруйлы галимнәрнең берсе санала.
Фотосурәт http://president.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз