news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Red Bull Air Race генераль директоры Эрик Вульф белән очрашты

Очрашуда Казанда узачак авиаузыш буенча дөнья чемпионаты этабын оештыру сораулары каралды.

Рөстәм Миңнеханов Red Bull Air Race генераль директоры Эрик Вульф белән очрашты
prav.tatarstan.ru

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Red Bull Air Race генераль директоры Эрик Вульф белән очрашу уздырды. Сүз Казанда узачак авиаузыш буенча дөнья чемпионаты этабын оештыру турында барды. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат үзәге хәбәр итә.

Очрашу Татарстан Республкасы Министрлар Кабинетында үтте. Анда шулай ук Республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Спорт һәм и социаль проектлар Дирекциясе җитәкчесе Азат Кадыйров һәм башкалар катнашты. Red Bull Air Race этабын оештыру һәм уздыру Казанда югары дәрәҗәдә булачак, дип белдерде Татарстан башлыгы. “Һава торышы да яхшы булыр, тамашачы да уеннарны тиешенчә бәяләр дип өметләнәбез”, - диде ул.

Вульф белдергәнчә, оештыручылар да, катнашучылар да ярышның Казан этабын түземсезлек белән көтә. “Зур кызыксыну белән без Россиядәге этапны көтәбез. Монда яңа тамашачыларга түбән биеклектә һәм зур тизлектә узучы ярышларны күрсәтә алачакбыз”, - диде Red Bull Air Race генераль директоры.

Шулай ук Татарстанда Red Bull Air Race төбәк оештыру комитеты төзелгән. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Васыйл Шәйхразиев җитәкли. Очрашу ахырында Эрик Вульф һәм Азат Кадыйров Red Bull Air Race белән Спорт һәм социаль проектлар Дирекциясе арасындагы килешүгә кул куйдылар. Биредә сүз Казанда дөньякүләм серия этабын үткәрү турында бара.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100