news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов районнарда маркетплейста эшләү буенча укытулар дәвам итәчәген әйтте

Район эшмәкәрләре укытуга ихтыяҗ булуын белдерде.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов маркетплейслар буенча белгечләр белән районнарда очрашу оештыру эшенең дәвам итәчәген әйтте.

Президент белән очрашуда Буада оекбаш җитештерүче эшмәкәр интернет аша сату нечкәлекләрен өйрәтү буенча районнарда укыту, белгеч белән очрашу оештыруны сорады. Ул кайбер районнарда маркетплейслар буенча белгеч Юлиана Гордон белән очрашулар узуын мисал итеп китерде.

«Маркетплейслар буенча эшлибез. Минем ярдәмче Фәрит Габделганиев бу өлкәдә эш алып бара. Белгеч белән очрашу бик файдалы булды. Ул белгеч белән укытуны Буада да үткәрергә кирәк дигән күрсәтмә бирермен. Ярдәм итәрбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot