news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына яңа мәктәп автобуслары тапшырды
Мәктәп автобуслары республиканың 26 муниципаль районына юл алды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мунициципаль район башлыкларына яңа мәктәп автобуслары тапшырды. Тантана Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген мәктәп автобуслары – бик кирәкле транспорт. Аның фикеренчә, теләсә кайсы авыл баласы шәһәрдәге кебек үк белем алсын өчен белем алу шартларын тигезләргә кирәк.
«Әлбәттә, без һәр җирдә зур база мәктәпләре булдыра алмыйбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Һәм мәктәп автобуслары балаларны зур мәктәпләргә илтү мәсьәләсен хәл итә дә инде».
Татарстан Президенты Россия Федерациясе җитәкчелегенә мәктәп белеме өчен махсус программаларны гамәлгә ашырганы өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, бу 51 машина федераль программа буенча алынды. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, былтыр авыл укучылары өчен республикага 100дән артык мәктәп автобусы килгән иде.
«Без бу автобусларның маршрутларын да игътибар белән күзәтәбез. Һәм мин район җитәкчеләренә, мәгариф бүлеге башлыкларына мөрәҗәгать итәм – мәктәп автобусларын дөрес эксплуатацияләүне тәэмин итегез», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул, аерым ассызыклаганча, иң мөһиме – балалар иминлеге.

Җавап сүзе белән Биектау мунициципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге тырышлыгы белән мәктәпләрнең автобус паркы ел саен яңара.
Тантана барышында Татарстан Республикасы Президенты мәктәп автобусы ачкычларын Әгерҗе, Әтнә, Балтач, Буа, Биектау, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч һәм башка районнарның мәгариф башлыкларына тапшырды.
Мәктәп автобуслары республиканың 26 муниципаль районына юнәләчәк.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot