news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына коронавируска каршы эшчәнлекне көчәйтергә кушты

Президент билгеләп үткәнчә, яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә үзизоляция әле һаман да иң нәтиҗәле алым булып кала.

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына коронавируска каршы эшчәнлекне көчәйтергә кушты
Рамил Гали

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә җәлеп ителгән барлык структураларның төгәл эшчәнлеген оештырырга йөкләмә бирде.

«Мин дәүләт башлыгы алдында республика буенча шәхсән җавап бирәм. Барлык федераль, республика һәм муниципаль хезмәтләр безнең Хөкүмәт тарафыннан формалаштырылган күрсәтмәләрне үтәячәк. Район башлыклары үз территорияләре буенча шәхсән үзләре җавап бирә», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә.

Президент билгеләп үткәнчә, яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә үзизоляция әле һаман да иң нәтиҗәле алым булып кала.

«Бездә әлеге вазгыятьтән минималь югалтулар белән чыгу өчен кирәкле бөтен әйбер дә бар. Ниндидер чикләүләр һәм кыенлыклар булачак. Әмма түзәргә туры киләчәк», — дип сүзен йомгаклады республика Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100