news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларын террорчылыкка каршы пропаганданы көчәйтергә чакырды

«Уңай нәтиҗәләр күзәтелсә дә, безгә тынычланып калырга ярамый», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларын террорчылыкка каршы пропаганданы көчәйтергә чакырды
prav.tatarstan.ru

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика район һәм шәһәр башлыкларын террорчылыкка һәм экстремизмга каршы пропаганданы көчәйтергә, радикаль идеология йогынтысына бирелгән затлар белән системалы кисәтү эше үткәрергә чакырды.

Террорчылыкны кисәтү өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча җыеннарны ачу тантанасындагы сәламләү чыгышында ул әнә шул хакта белдерде, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, террорчылыкны кисәтү белән бәйле мәсьәләләр, алда торган Президент сайлаулары һәм футбол буенча дөнья чемпионаты уеннарын исәпкә алып, өстенлекле булырга тиеш.

«Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, иҗтимагый һәм дини оешмалар, барлык халыкның көчен бергә тупламаган очракта, террорчылыкка каршы нәтиҗәле көрәш алып баруы мөмкин түгел», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты искәрткәнчә, террорчылык һәм экстремизмны кисәтү ил җитәкчелеге тарафыннан куркынычсызлыкны тәэмин итү, икътисадны яңарту һәм торрыклы социаль-икътисади үсеш буенча дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше буларак карала.

«Уңай нәтиҗәләр күзәтелсә дә, безгә тынычланып калырга ярамый», - диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100