news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Равил Әхмәтшинга Рәхмәт хаты тапшырды

ТР Президенты ТРның РФдәге тулы вәкаләтле вәкиленә актив эш алып баруы өчен рәхмәт белдерде

  (Мәскәү, 16 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәүдә эш сәфәре кысаларында, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР ның РФ дәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга ТР Президенты Рәхмәт хаты һәм РФ Оборона министрлыгы медален тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Равил Әхмәтшинга актив эш алып баруы өчен рәхмәт белдерде. ТР Президенты Рәхмәт хаты Р.Әхмәтшинга “югары профессиональлек, дәүләт хакимиятенең федераль һәм төбәк органнарының нәтиҗәле эшенә, милләтара дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткәне, актив иҗтимагый эшчәнлек алып барган өчен” тапшырылган.

Шулай ук ТР ның РФ дәге тулы вәкаләтле вәкиленең эшләр белән идарә итүчесе Рөстәм Әмирханов та Рәхмәт хатына лаек булды.

Бу чара Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды, дип хәбәр итә ТР ның РФ дәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат үзәге.

news_right_1
news_right_2
news_bot