news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Раштуа бәйрәме белән котлады

Татарстан Президенты православие дине вәкилләренә мөрәҗәгать итте.

Рөстәм Миңнеханов Раштуа бәйрәме белән котлады
архив/Михаил Захаров

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов православие динен тотучыларны Раштуа бәйрәме белән котлады. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Сезне җанга яшәү дәрте, бәрәкәтле көч өсти торган Раштуа бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.

Бик күп гасырлар элек Җиргә могҗизалы төстә Коткаручы киләчәге турында хәбәр биргән Вифлеем йолдызының якты нурлары бөтен дөньядагы христианнарның күңелендә бүген дә балкый. Раштуада дин тотучыларның мәхәббәт һәм мәрхәмәткә, камиллеккә, татулыкка һәм аңлашуга булган көчле омтылышлары, зур өметләре чагылыш таба.

Христос туган көн — төрле буын вәкилләрен, яшен-картын берләштерә торган, өлкәннәр дә, сабыйлар да бердәй дулкынланып һәм шатланып каршы ала торган ямьле гаилә бәйрәме дә. Ул кешеләр тормышын тылсым һәм ихлас сөенеч белән бизи, бу көннәрдә без ананың баласын өзелеп яратуын, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне гәүдәләндерүче борын-борыннан туплана килгән рухи хәзинәләрнең ни дәрәҗәдә кыйммәт булуын аеруча ачык тоябыз.

Мәгълүм авырлыклар һәм югалтуларга карамастан, узган елда православие динен тотучы татарстанлылар гадәттәгечә игелек һәм шәфкать юлыннан тайпылмадылар, иман байлыгын тиешле югарылыкта сакладылар. Без хәзерге вакытта Богородица монастыреның бөтен Россия күләмендә изге гыйбадәтханә дип танылган Мәрьям Ана Казан иконасы соборын торгызу эшләрен тәмамлап киләбез. Догалар укып, изгелек нуры иңдерү һәм аны ачу тантаналарын быел уздырырга ниятлибез.

Яңа елда дини тормыш шулай ук әһәмиятле вакыйгаларга, зур казанышларга, олы җиңүләргә бай булыр дип ышанам.

Сезгә Раштуада күтәренке кәеф, нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм уңышлар телим!» — диелгән котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100