news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Рамзан Кадыйровны унынчы баласы туу белән котлаган

Чечня башлыгының 12 баласы бар, аларның икесе - тәрбиягә алынган.

(Казань, 10 октября, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровны унынчы баласы туу белән котлаган.

Instagram’да үз битендә ТР Президенты: «Кадерле туганым! Ихлас күңелдән зур һәм тату гаиләң тулылану белән котлыйм! Булдырасыз!» дип язып элгән.

Кадыйровлар гаиләсендә хәзер 12 бала – үзенең дүрт улы һәм алты кызы бар, тагын икесе тәрбиягә алынган бала, дип билгеләп үтә «Интерфакс».
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100