news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Рамзан Кадыйровны туган көне белән котлады

Чечен Республикасы башлыгына 40 яшь тулды.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйровка бүген 40 яшь тулды. Аны юбилее белән беренчеләрдән булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

Үзенең Instagram битендә Рөстәм Миңнеханов аңа мөрәҗәгать итеп: “Кадерле Туганым! Сине Туган көнең белән котлыйм! Син көчле кеше, лаеклы җитәкче, үз халкыңның тугры улы һәм Россия патриоты! Безнең дуслыгыбызга шатмын! Бәхет, иминлек һәм уңышлар!” – дип язган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100