news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов "Radiance Hospitality Group" башлыгы белән очрашты

Очрашу барышында «Смарт Сити Казань»да кунакханә төзү һәм шунда ук Менеджмент һәм кунакчыллык университеты оештыру турында фикер алыштылар

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Сингапурда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Малайзиянең "Radiance Hospitality Group" генераль директоры Йи Пох Леонг белән очрашты.

Очрашуда шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.

Сөйләшү барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Йи Пох Леонг Татарстанда "Radiance Hospitality Group" проектларын тормышка ашыру барышы - «Смарт Сити Казань»да кунакханә төзү һәм шунда ук Менеджмент һәм кунакчыллык университеты оештыру турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100