news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: “Һәр ветеран сыйфатлы торак белән тәэмин ителергә тиеш”

ТР Министрлар Кабинетында торак төзү һәм файдалануга тапшыру мәсьәләләренә багышланган республика киңәшмәсе узды

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Һәр ветеран сыйфатлы торак белән тәэмин ителергә тиеш. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган торак төзү һәм файдалануга тапшыру, шул исәптән ТР Президенты каршындагы дәүләт торак программасы буенча, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен яңа торак төзү мәсьәләләренә багышланган республика киңәшмәсендә әнә шулай дип белдерде.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин 2005 елның 1 мартына кадәр исәпкә баскан Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, тулаем алганда Бөек Ватан сугышы ветераннары буенча программаны финанслау күләме 10 миллиард сумга җиткән. “Яңа торак төзүгә 5 миллиард сумга якын акча сарыф ителде – бу ике транш буенча килгән акчаларның 50 проценты дигән сүз”, - дип хәбәр итте ул.
30 сентябрьгә Бөек Ватан сугышы ветераннары белән 11 мең 370 килешү төзелгән, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча – 3 мең 297, Баш инвестиция-төзелеш идарәсе аша – 1 мең 609, Казан буенча – 435, торак базарында сатып алу буенча 6 мең 29 килешү.
“Әлегә 1 мең 474 ветеран белән килешү төзелмәгән, шуңа бәйле рәвештә республикада буш фатирлар булган объектлар барлыгын да искәртеп үтәсем килә. Аерым алганда, Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә төзелә торган йортларда, шулай ук Алабуганың Гассар урамындагы йортта 13 буш фатир бар”, - дип ассызыклады М.Хөснуллин.
Дәүләт торак фонды аша Бөек Ватан сугышы ветераннары программасы буенча 183 объект төзелә, алар 6 миллиард 849 миллион сум күләмендә финансланган, 3 миллиард 651 миллион сумлык эш башкарылган.
Бүгенге көндә ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе 613 объектта төзелеш эшләре алып бара. Җиде муниципаль берәмлектә 12 объектка нигез генә салынган. Казанның аерым төзелеш программасы буенча дүрт йорт төзелә, аларда 435 ветеран килешү төзегән. Барлык объектларда да төзелеш эшләре алып барыла”, - дип хәбәр итте республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры.
“Без һәр ветеранны сыйфатлы, яхшы торак белән тәэмин итәргә, һәр йорт, анда күчеп киләчәк кешеләрнең бернинди дәгъвасы булмасын өчен, яхшылап тикшерелергә тиеш”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында, Марат Хөснуллин Татарстан Президентына Чистай шәһәренең яңа торак алган ветераннарының рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Ветераннар аларны, торакны икенчел базарда алмыйча, яхшы сыйфатлы яңа фатирларга күчәргә инандырганнары өчен рәхмәт әйтте”, - диде Чистайга эш визиты белән барган М.Хөснуллин. Ул киңәшмәдә видеоэлемтә ярдәмендә катнашты.
“Икенчел торак беркайчан да яңа торак белән көндәшлек итә алмый, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Әгәр сугыш ветераны яңа фатирда яшәргә тели икән, без аңа шундый фатир бирергә тиеш. Сыйфат мәсьәләсенә килгәндә, без бүген һәр йортның төзелешен контрольдә тотабыз, шуның өчен җавап бирәбез”.
Марат Хөснуллин шулай ук конференциядә катнашучыларга түбәндәгеләрне хәбәр итте: Россия Федерациясе субъектлары арасында беренчеләрдән буларак, 24 сентябрьдә, Татарстан РФ Төбәкләр үсеше министрлыгында «2011-2015 елларда һәм 2020 елга кадәрге перспективада Татарстан Республикасында төзелешне үстерү турында”гы максатчан программаны уңышлы яклады.
“Без әлеге программаны Россиядә беренчеләрдән булып имзаладык. Аны бөтен ил өчен үрнәк итеп кабул иттеләр”, - дип ассызыклады М.Хөснуллин. Ул шулай ук, киләсе елга гына да, торак төзелешенең барлык төрләрен эченә алган 67 программа буенча, РФ бюджетыннан 200 миллиард сум күләмендә финанслау планлаштырылуын хәбәр итте.
“Бу бик әһәмияте һәм зур программа. Татарстан - сынау төбәге. Безнең кредит ресурслары яки субсидияләр алу мөмкинлегебез бар. Төп документларны имзаладык инде, алда зур эшләр тора”, - дип сүзен йомгаклады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot