news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Һәр объектны оят булмаслык итеп төзергә кирәк

Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы капиталь ремонт һәм төзелеш программаларының үтәлеше турында хисап тотты.

Рөстәм Миңнеханов: Һәр объектны оят булмаслык итеп төзергә кирәк
архив

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрне эшләрне сыйфатлы башкарырга һәм аларны катгый контрольдә тотарга өндәде. Бу хакта ул Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә әйтте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Һәр төзекләндерелгән һәм төзелгән объектны оят булмаслык итеп эшләргә кирәк. Барлык нормаларны һәм технологик процессларны үтәүне, сыйфатлы башкаруны таләп итәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин киңәшмәдә профильле программаларның үтәлеше турында хисап тотты. Татарстанда күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт 98,94 процентка тәмамланган, балалар бакчалары буенча 112 объектның 101ендә эш беткән.

Республикада ресурс үзәкләрен ремонтлауны дәвам итәләр – 15 объектның берсендә генә тәмамлыйсы калды. Моннан тыш, авыл клублары төзелә. Уналты объект төзелгән, бишесенең түбәсен ябалар, тәрәзәләр һәм ишекләр куялар.

2019 елга планлаштырылган 40 мәдәни объектның берсен генә төзекләндерәсе калган, ә 31 социаль хезмәт учреждениесенең өчесен ремонтлап бетерәсе бар. Шулай ук планлаштырылган 13 муниципаль архивның бер бинасында эшләрне төгәллисе калган.

Татарстанда шулай ук халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү өчен 22 блок-модуль пункт төзелә.

Республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100