Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Һәр муниципалитетта спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булу мөһим
Татарстан Президенты Буа шәһәрендә «Импульс» универсаль спорт залы төзелешенең барышы белән танышты.
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстанның спорт инфраструктурасы, яшәү урынына бәйсез рәвештә, республиканың барлык халкына спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирергә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа шәһәрендә «Импульс» спорт залында әйтте.
«Без күп халыкара ярышлар уздырдык һәм Казанның спорт базасы дөнья дәрәҗәсенә җитте. Әмма без башкала турында гына уйларга тиеш түгел, безнең өчен һәр муниципалитетта спорт белән шөгыльләнү өчен кирәкле барлык шартлар булу мөһим. Без быел бассейннар төзү программасын тәмамлыйбыз диярлек, соңгы елларда 10 бассейн, 8 спорт комплексы төзедек», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент сүзләренчә, спорт инфраструктурасы үсеше нәтиҗәсендә, шул исәптән зур булмаган районнарда, бүген Татарстанда халыкның яртысыннан артыгы физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә.
«Импульс» универсаль спорт залы төзелеше 2020 елның гыйнварында башланды. Төзелеш республика бюджетыннан финансланды. Спорт залы исемен шәһәр халкы социаль челтәрләрдә тавыш бирү юлы белән сайлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз