news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Һәр хуҗалык субъектының үз архивы булырга тиеш

Татарстан Президенты документларны саклау мөһимлеген искәртте.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Хуҗалык итүче һәр субъектның үз архивы булырга тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының коллегия утырышында шундый бурыч куйды.

«Без бу эшкә бик игътибар итәчәкбез. Бу теләк түгел, бу бурыч. Законны барыбыз да үтәргә тиеш. Бу эшнең әһәмиятен аңламаган кешеләрне хискә китерергә кирәк. Намуссыз кешеләр аркасында кешеләр интегәчәк. Безгә ул документларны сакларга кирәк. Бу бик тә мөһим», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне актив кертергә кирәклеген искәртте. «Киләчәктә дә архивлар Россия дәүләте стандартларына җавап бирсен», — диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot