news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: QR-кодлар халыкның сәламәтлеген саклау өчен кертелде

Вакцинация узмаган кеше өйдә утырырга һәм үзен сакларга тиеш, дип саный Татарстан җитәкчесе.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Барлык татарстанлылар өчен QR-кодларга таләпләр бертөрле, бу чара кешеләрнең сәламәтлеген саклау өчен кертелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән ел йомгаклары буенча уздырылган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«QR-кодларны мин уйлап тапмадым. Вакцина ясаткан QR-кодлы кеше үзен саклый, дөрес, авырырга да мөмкин, җиңел формада булса да. QR-кодларга таләпләр бар кешегә дә бер үк төрле: сакланырга. Шуңа күрә бер-береңне хөрмәт итәргә кирәк», — диде республика җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, тәнкыйтькә карамастан, ТР хакимияте бу «популяр булмаган» адымга барырга карар итте.

«Мине моның өчен орышалар. Һәм дөрес. Әмма кемдер башка төрле чишелеш бирсә, мин бу аны кабул итәргә әзер. Әлегә башка чыгу юлы юк. Әйе, кеше вакцинация узмаска мөмкин, ләкин ул чакта без аны чиклибез: ул өйдә утырырга һәм үзен сакларга тиеш», — диде Татарстан җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бар кеше дә хәлнең җитдилеген аңламый, кайберәүләр үз хокукларын кысрыклыйлар, дип белдерә.

«Тик аның белән берәр хәле булуга, ул хастаханәгә йөгерә һәм: „мине дәвалагыз!“ — ди. Һәм, прививка ясатканмы-юкмы, без аны дәваларга тиеш. Сингапурдагы кебек түгел, анда вакцинация узмадыңмы — үз хисабыңа дәвалан. Без алай эшләргә тиеш дип санамыйм. Безнең башка юлларыбыз бар. Без вакцинацияләнмәгән кешеләрне чиклибез, алар инде кешеләр үзләрен саклый торган зоналарга керә алмый», — дип нәтиҗә ясады Президент. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100