news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: “Пыяла заводына ярдәм күрсәтеләчәк”

Васильево пыяла заводында яңа продукт эшләү һәм сатуга чыгару планлаштырыла

(Казан, 19 гыйнвар, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Яшел Үзән районы Васильево пыяла заводында булды. Республика Хөкүмәте башлыгы җитештерү цехларын карады һәм заводта эшлекле киңәшмә уздырды.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдән соң журналистлар белән аралашты. Хәзер республикада моношәһәрләрне үстерү юллары турында актив фикер алышу бара, ә Васильево бистәсе монобистә булып тора, дип белдерде ул. “Бу предприятиенең эшләве бик мөһим, шуңа күрә венчур фондын җәлеп иттек. Бүген предприятиедә мич урнаштырылган, линия җайга салынган һәм көндәшлелеккә сәләтле продукция чыгарыла”, - диде ТР Премьер-министры. Заводта 400 кеше эшли, яңа бизнес-план эшләнгән. “Бу очракта өстәмә эш урыннары булдырылачак. Васильево бистәсе өчен бу бик мөһим. Пыяла заводына ярдәм күрсәтеләчәк. Бүген яңа продукт эшләү һәм аны сатуга чыгару белән бәйле чаралар билгеләнде. Базарда көндәшләр бар һәм алар белән көрәшергә кирәк. Бүген бу мәсьәләләр буенча фикер алыштык. Беренче адым ясалды дип саныйм”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.
Васильево пыяла заводы генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Валентина Павленко белдерүенчә, заводта билгеле химик составлы пыяла кулланыла. Производствода  Германиянең “Вальтек” фирмасы җиһазы файдаланыла. “Без Германия белгечләре белән килешеп эшлибез. Алар бу җиһазларда эшләп туплаган тәҗрибәләрен үз заводларында кулланалар”, - дип белдерде Валентина Павленко.
Аның сүзләренчә, заводта яндыру миче 2005 елда эшли башлаган. Ул тәүлегенә 15 тонна пыяла массасы җитештерә. Биредә 4 сменаның һәрберсендә 40ка якын кеше хезмәт куя.  Эшчеләрнең уртача хезмәт хакы 10 мең сум тәшкил итә. Васильево пыялачылары заказчыларга кытлык кичерми. Заводның эре заказчылары арасында "Икеа", "Пилот", "Магнит" кибетләре челтәре бар,Украина фирмалары белән дә эшлиләр.
Васильево пыяла заводы Россиядә 109 еллык тарихлы уникаль предприятие булып тора. Бүген предприятие 400 төрдән артык химик-лаборатория савыт-сабалары, 200 төрдән артык төрле эшләнмәләр һәм көнкүреш кирәк-яраклары чыгара. Завод даими рәвештә камилләшә һәм продукция ассортиментын киңәйтә.
Биредә  температураны бер дәрәҗәдә саклый торган пыяладан чәйнек, кастрюль, таба капкачлары һ.б. җитештерелә, аларның сыйфаты чит ил аналоглары дәрәҗәсендә, әмма продукт бәясе арзанрак булуы белән аерылып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot