news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Татарстан Президенты 2018 елгы Дөнья чемпионаты вакытында 89 млн сумлык сыра сатылуын, проблемалар булмавын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады
архив/Михаил Захаров

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә футбол стадионнарында сыра сатуны тыю мәсьәләсен кабат карарга кирәк, дип саный. Бу хакта ул Россия лидеры Владимир Путинга Калининградта утырыш барышында әйтте.

“Чемпионат барышында тикшергән бер мәсьәләне әйтәсем килә. Ул сыра сату турында. Без 89 миллион сумлык сыра саттык, бер проблема да булмады. Бу мәсьәләне кабат карауны сорар идем. Беренчедән, ир-атлар сыра ярата”, - диде Миңнеханов.

“Барысы да түгел, бәлки Татарстанда күбрәк яраталардыр?” – дип елмаеп сорады Россия җитәкчесе.

“Миңа, мөселман кешесенә, сыра турында әйтү оят. Әмма мин православие вәкилләрен кайгыртам”,- дип җавап бирде Татарстан Президенты.

“Сез шундый молодец!” - дип шаяртты Путин.

  • 2018 елгы Дөнья чемпионаты фан-зоналарында сыра сату рөхсәт ителгән иде. Чемпионаттан соң, Россия стадионнарында спиртлы эчемлекләрне сатуны янә тыярга җыеналар.

news_right_1
news_right_2
news_bot