news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Путин катнашачак “Россия энергетика атналыгы” пленар сессиясендә була

Форум икътисадның энергетика секторына кагылышлы төп мәсьәләләрдә фикер алышу мәйданы булып тора.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә “Россия энергетика атналыгы” халыкара форумының төп сессияләрендә катнаша. Республика башлыгы ил башлыгы Владимир Путин катнашында узачак пленар сессиядә дә катнашачак.

“Татар-информ”га Татарстан Президентының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, республика башлыгы катнашачак беренче сессия “2030 елда глобаль газ базары нинди булыр?” дип атала. Сессия кысаларында Россия Энергетика министры Александр Новак, аның коллегалары - Катардан Мохаммед бин Салех аль Сад, Иран нефть министры Биджан Намдар Зангане, “Новатэк” идарәсе рәисе Леонид Михельсон, шулай ук “Газпром” идарәсе рәисе урынбасары Александр Медведев чыгышлары планлаштырылган.

Рөстәм Миңнехановның эш графигында “Нефть, газ, химия дөнья базарында нинди стратегия уңышка китерә?” сессиясендә чыгышы каралган. Тармак үсеше турындагы дискуссиядә Татарстан Президенты белән бергә “Сибур” башлыгы Михаил Карисалов, энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, шулай ук сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Виктор Евтухов катнаша.

Көннең икенче яртысында Татарстан башлыгы “Үзгәрүчән дөнья өчен тотрыклы энергетика” пленар сессиясендә булачак. Анда Россия Президенты Владимир Путин чыгышы планлаштырылган.

“Россия энергетика атналыгы” халыкара форумы Россия Хөкүмәте тәкъдиме белән 2016 елдан Мәскәүдә “Манеж” үзәк күргәзмә залында уздырылып килә. Форум икътисадның энергетика секторына кагылышлы һәм газ, нефть һәм нефтехимия тармагы үсешендәге актуаль проблемаларда фикер алышу мәйданы булып тора. Шулай ук форумда традицион рәвештә энергия саклау һәм энергоэффектлылыкны күтәрү мәсьәләләре турында фикер алышына.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot