news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Путин белән очрашуның позитив рухта узганын белдерде

“Мин социаль-икътисади күрсәткечләр, 2018 елга планнар турында сөйләдем”, - диде Президент.

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән очрашу бик позитив узды”, - дип белдерде бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында. Бу хакта сорауны аңа Chelny-biz.ru чыгаручы редакторы Лилия Павлова бирде. 

Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин биргән матбугат конференциясендә катнашып, “Путин бабай” плакаты белән истә калган журналист. Лилия Павлова, беренче булып, Рөстәм Миңнехановтан Илбашы белән очрашудан тәэсирләрен сорады. “Путин никтер сезнең турыда сорамады. Аннан Павлова белән очрашудан тәэсирләр турында сорарга онытканмын”, - дип шаяртты Татарстан Президенты.

“Очрашу позитив узды. Мин социаль-икътисади күрсәткечләр турында сөйләдем, юллар, торак белән тәэминат турында берничә сорау бирдем. Хәер, бездә барлык фаразланган күрсәткечләр үтәлгән. Социаль-мәдәни программалар гамәлгә ашырылган. Ниндидер проблемалар юк. 2018 елга планнар турында сөйләдем”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Чаллы журналистына мөрәҗәгать итеп, ул: “Сез молодец , Президентның игьтибар итүе зур әйбер. Яхшы сорау бирелде. Лаеклы җавап бирде дип саныйм. Президентның начар җавабы була да алмый”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100